Уку елы азагында бистәнең икенче мәктәбендә “Президент балы” булды. Быел ул мәктәпнең беренче “Алексята” оешмасы төзелүнең 20 еллыгына багышланган иде. Тантанага оешманың моңа кадәрге президентлары чакырылды, алар укучыларга хәер-фатиха сүзләре әйттеләр. Шулай ук традиция буенча республика олимпиадалары призерлары, мәктәпнең отличниклары һәм активистлары укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре һәм җәмәгать эшендә актив катнашканнары өчен Рәхмәт грамоталары һәм акчалата бүләкләр алдылар. Балаларны мәктәп директоры Людмила Липлянина, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Людмила Кирюхина һәм мәктәп педагоглары бүләкләде