Онытырга ярамый торган бәйрәмнәр бар, алар турында истә тотарга, лаеклы төстә билгеләп үтәргә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Безнең өчен Бөек Ватан сугышында Җиңү көне шундый вакыйга булып тора. Буыннарның тарихи күчүчәнлеген саклап калу, Россиянең тарихи үткәненә һәм киләчәгенә сак караш тәрбияләү максатында балалар иҗаты үзәгендә шушы әһәмиятле вакыйгага багышланган чаралар әзерләп үткәрелде. Ел саен май аенда Георгий брошкалары, кәгазьдән “Тынычлык күгәрчене”ясау буенча мастер-класслар үткәрелә, атналыгыбыз видео тәкъдир итү һәм бер минут тын тору белән тәмамлана. Балалар шулай ук зур Георгий тасмасының рәсемен дә ясадылар. Кадерле ветераннарыбызга тыныч тормышыбыз, балаларыбыз һәм оныкларыбыз, аларның бәхете өчен зур рәхмәт. Яу кырларында һәлак булган сугышчылар алдында баш иябез һәм аларны мәңге онытмаячакбыз, – ди балалар иҗаты йорты методисты Юлия Каябордина