Эзләүчеләр Алексеевск җиреннән батыр якташларының мәетен таптылар

2018 елның 25 мае, җомга

 Речное авылы кешесе Назаров Никита Петровичның туганнарын эзләү дәвам итә, аның мәете Калуга янында табылган иде.

 Калуганың «Россия» эзләү отряды (командиры Сергей Аверьянов) якташыбыз, рядовой, 1903 елда туган, Алексеевск районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган  Татарстан АССР, Алексеевск районы кешесе Назаров Никита Петровичның мәетен тапты. Хатыны – Назарова Арина Васильевна, Остолопово авылы  (хәзер Речное). Сугышчының мәете Калуга өлкәсенең Мосаль  районында 30 апрельдә табылды. Хәбәрсез югалган дип исәпләнә.

Туганнарыннан яки сугышчының язмышын ачыклый алучылардан туган як музеена Владислав Осянинга хәбәр итүләрен сорыйбыз. Тел. 2-43-47.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International