24 майдан 27 майга кадәр бистәдә “Тоннель” операциясе узачак.

2018 елның 25 мае, җомга
ЮХИДИның Алексеевск бүлеге хәбәр иткәнчә, 24 майдан 27 майга кадәр бистәдә “Тоннель” операциясе узачак.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юлның йөри торган өлешендә хокук бозуларга чик куячак, шулай ук машина йөртүчеләрнең  аеклыгын, куркынычсызлык каешларының каптырылганмы-юкмы икәнлеген, балигъ булмаган пассажирларны йөртүнең дөреслеген һ.б.ларны тикшерәчәк. Юлларда игътибарлы булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International