1 июньдә Алексеевскида йөкле хатыннар һәм сабый балаларның “Бала бишекләре белән йөрү” фестивале булачак

2018 елның 25 мае, җомга

1 июньдә Алексеевскида йөкле хатыннар һәм сабый балаларның “Бала бишекләре белән йөрү” фестивале булачак

Фестиваль Халыкара балаларны яклау көненә багышланган. Җәйнең беренче көнендә яшь әниләр, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм правослау яшьләре марш белән “Бал корты” балалар бакчасыннан алып ЗАГСка кадәр барачаклар. Анда асфальтта “Без бөтен гаиләбез белән рәсем ясыйбыз” рәсемнәр конкурсы, шулай ук коймак белән чәй эчү булачак. Алексеевскилылар фестивальдә катнашырга чакырылалар.  Йөрү иртәнге 10 да башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International