Алексеевск районы спортчылары өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионатында лаеклы чыгыш ясадылар

2018 елның 25 мае, җомга

Алексеевск районы спортчылары өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионатында лаеклы чыгыш ясадылар. Ярышлар өлкән спортчылар арасында республика башкаласында үтте. Ир-атлар арасындагы ярышларда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 16 команда катнашты. Безнең район намусын Станислав Фомин, Руслан Мөсәлләмов, Никита Шутраев, Михаил Сяркин, Артем Егоров һәм Гадел Каюмов яклады. Алар авыл районнары арасында әйбәт нәтиҗә күрсәттеләр.

– Ни кызганыч, өстәл теннисы буенча чемпионатлар һәм беренчелекләр, спортның башка төрләрендәге кебек, авыл һәм шәһәр командалары арасында аерым уйналмавын әйтеп үтәргә туры килә, – ди тренер Геннадий Типясев. – Шуңа күрә чемпионатка йомгак ясаганда турнир зачетында бары тик шәһәр командалары: Казан олимпия резервы училищесы командасы, Казан олимпия резервы спорт мәктәбе һәм Әлмәт җыелма командасы гына бездән югарырак булдылар. Кызларыбыз да авыл районнары арасында уңышлы чыгыш ясадылар, бары тик Саба районы теннисчыларына гына җиңелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International