Уңайлы шәһәр мохите булдыру проектлары конкурсында ТРдан 15 гариза катнаша. Уңайлы шәһәр мохите булдыру проектлары конкурсында ТРдан 15 гариза катнаша. Алексеевск районы проекты конкурсның өченче этабына кертелде.

2018 елның 25 мае, җомга

 Өченче этапка Алексеевск районының Биләр авылы, Бөгелмә, Лаеш, Алабуга һ.б.ларның гаризалары кертелде.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Булат Низамиев). Бөтенроссия иң яхшы уңайлы шәһәр мохите булдыру проектларының өченче этабына Татарстаннан 15 проект кертелде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы.

 Конкурсантлар  шәһәр территорияләре проектларын шәһәр яки авылның мәдәни-тарихи мирасын тикшерүләргә нигезләнеп тәкъдим итәргә тиешләр. Бәяләүнең мөһим  критерие – җирле халыкның хуплавы һәм җәмәгатьчелек арасында фикер алышулар үткәрү. Гаризаларга федераль комиссия бәя бирәчәк.

 Россия Хөкүмәте  проект кысаларында 5 млрд. сум акча бүлеп бирәчәк. Конкурста җиңүчеләр үз идеяләрен 2019 елның азагына кадәр гамәлгә ашырырга тиешләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International