Алексеевск районында “Иске тәлинкә” ретро-кичәсе

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Кешеләр шундый үзенчәлеккә ия: алар киләчәккә омтылып, еш кына күптән үткәндә калган вакыйгаларны сагынып искә төшерәләр. Үткәннәр, заманалар авыр булса да, көч, энергия, нәфислек, яхшылык һәм ышаныч булып хәтергә кереп калган. Шуңа күрә Левашевода “Иске тәлинкә” дип аталган концертта, бөтенесен дә булмаса да, күп кенә хәлләрне искә алдылар.

 Концертта узган гасырның  20 нче елларыннан алып 90 нчы елларына кадәрге чор җырлары яңгырады. Алып баручылар Маргарита Морозова белән  Наталья Чапова Россиянең аякка басу елларында булган һәр тарихи вакыйга турында дулкынлана-дулкынлана сөйләделәр. Ул көннәр турында искә алып, Людмила Чернова, Людмила Вәлиева, Надежда Суворова, Таисия Куликова, Гөлшат Выборнова һәм Валентина Чинарева җырларны бөтен күңелләрен биреп башкардылар. Андрей Чернов белән Альгирдас Гельжинис  яшьлек еллары турында салмак җырлар җырладылар. Светлана Лукоянова шигырьләрне һәр тамашачының күңеленә үтеп керерлек итеп сөйләде. Наталья и Евгения Раковалар “Иностранка и селянка” сценкасы  белән тамашачыларны көлдерде. Настя Кондратьева, Диана Ракова, Антон Гордеев һәм Андрей Бобров иң күңелле һәм ваемсыз «Буги- вуги  җырын башкарды. Тамашачылар бөтен артистларга гөрләтеп кул чаптылар. Оештыручылар тамашачыларга көн ямьсез булуга да карамастан концертка килгәннәре өчен рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International