Алексеевскилылар Халыкара “Мәдәни транзит-2018” белем бирү форумы призерлары булдылар

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

 Казанда Халыкара “Мәдәни транзит-2018” белем бирү форумы кысаларында Татарстан Республикасы авыл мәдәният йортлары арасында “Уңыш һәм перспективалар-2018” проектларының республика конкурсында катнашучылары бүләкләнде. Алексеевск районыннан “Уңыш” номинациясендә җиңүчеләр: Юеш Көрнәле авыл мәдәният йорты директоры Халитов Илсур Мансур улы (“Нәүрүз” проектында) – 1 нче, Коры Көрнәле авыл мәдәният йорты директоры Дилбәр Казакова “Перспектива” номинациясендә (”Хатирәне исәннәр саклый” проекты) – 1 нче, Шәмә авыл мәдәният йорты директоры Сибатова Елена Александровна Симпабулюшки” (“Сөйкемле әбиләр”) проектында 2  нче урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International