Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы-Ак чәчәкләр-2018» республика премиясе номинантлары өчен интернет-тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
2018 ел бәйгесендә биш номинация тәкъдим ителгән. Аларның һәркайсында («Сәламәтлек саклау легендасы"ннан тыш) конкурс комиссиясе тарафыннан финал тавыш бирүгә үткәрелгән өч лаеклы табиб яки табиблар коллективы («Уникаль очрак» номинациясе).
Җиңүчеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәк. Сайлау вакытында мөһим рольне интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре уйнаячак.
Сез үз тавышыгызны сайтта, “Конкурсы” бүлегендә ГОЛОСОВАНИЕ сылтамасы буенча узып калдыра аласыз.
Татарстан Сәлмәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы-Ак чәчәкләр-2018» республика премиясе номинантлары өчен интернет-тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
2018 ел бәйгесендә 5 номинация тәкъдим ителгән. Аларның һәркайсында («Сәламәтлек саклау легендасы"ннан тыш) конкурс комиссиясе тарафыннан финал тавыш бирүгә үткәрелгән өч лаеклы табиб яки табиблар коллективы («Уникаль очрак» номинациясе).
Җиңүчеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәк. Сайлау вакытында мөһим рольне интернет-тагыш бирү нәтиҗәләре уйнаячак.
Сез үз тавышыгызны сайтта, “Конкурсы” бүлегендә ГОЛОСОВАНИЕ сылтамасы буенча узып калдыра аласыз.
Конкурсантлар белән тулырак НОМИНАНТЫ сылтамасы буйлап узып таныша аласыз
Безнең номинант:
34 ел дәвамында Зөфәр Сәфәр улы үз эшенә тугры булып кала – ул фельдшер булып эшли. Үзе генә түгел, ә бөтен гаиләсе аның вазыйфаларын яратып башкара. Улының вазыйфасын халыкка хезмәт итү, дип саный 82 яшьлек әнисе, ул кемгәдер ярдәм кирәк очракта телефон яныннан бер дә китми. Аны моның өчен үзенә беркетелгән 900 гә якын кеше хөрмәт итә.
Кешеләргә карата яхшы мөгамәләле һәм мөлаем, зыялы һәм әдәпле, игътибарлы һәм пациентларына карата битараф булмаган Зөфәр Сәфәр улы Сафин үз эшенең әһәмиятен аңлый һәм аңа тулы җаваплылык белән карый. Ул эшли торган участоктагы сәламәтлек күрсәткечләре аның эше турында яхшы сөйли. Соңгы өч елда туучылар саны 16,3% ка артты, ә үлүчеләр саны 28,8% ка кимеде. Ул эшләгән чорда әниләр һәм бәбиләр үлгән бер генә очракның да булганы юк. Соңгы биш елда туберкулез һәм яман шеш авырулары белән авыру очраклары теркәлмәде. Өлкәннәргә һәм балаларга вакцина ясау ел саен 100 процент тәшкил итә.
Булачак әниләр мәктәбе оештырды, анда яшь әниләр генә түгел, ә әтиләр дә килә.
Үзенә таләпчәнлеге, кешеләргә игътибарлылыгы, эшне төгәл башкаруы, район сәламәтлек саклау системасын үстерүдәге уңышлары белән ул хезмәттәшләренең хөрмәтен һәм халыкның рәхмәтен казанды. Җәмәгать эшләрен актив башкара: төрле чаралар, шул исәптән спорт чаралары оештыруда һәм үткәрүдә катнаша. Ел саен спорт бәйгеләрендә ирләр командалары составында катнаша, үз үрнәгендә авыруларны булдырмауда спортның нәрсә икәнен күрсәтә.