“Алексеевск чаң тавышлары” XVI кыңгырау чыңы фестивале якынлаша. Быел ул Чиркәү мәйданына гына сыймаячак.
Фестиваль барышында беренче тапкыр бистә һәм Лебяжье авылы урамнарында күчмә кыңгырау чыңы яңгыраячак. Гала-концерт тәмамланганнан соң көндезге 2 дә «Мотобратии во Христе» правослау байкерлары озата баруында күчмә чаң манарасы маршрут буйлап китәчәк. Бу көнне фестиваль чаң кагучылары һәр мәйданчыкта биш минут дәвамында Чиркәү мәйданында була алмаган кешеләрне сөендерәчәк.