Май аенда сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр халкыбызның хәтерендә тагын бер кат яңара. Без күз яшьләрен тыя алмыйча обелисклар янында басып торабыз. Без үзебезне җиңүчеләр буыны итеп хис итү , портретлардан бүгенге чынбарлыкка карап торучылар өчен чиктән тыш горурланып “Үлемсез полк” белән шәһәр һәм авыл урамнары буйлап атлап барабыз.
Бөек көннән соң ук мин редакциядә Дамир Фәттахов белән очраштым. Районның баш стоматологы белән таныштырып китүдән мәгънә юк, аның янында клиникада “кунакта” алексеевскилыларның шактый өлеше булгандыр. Чәй кайнатып, без кешелек тарихының борылыш чоры, җимерелгән язмышлар һәм геройлар, кеше арасында гына түгел, ә хәтта үз гаиләңдә дә сөйләргә ярамаган геройлар, ул заманның коточкыч рәхимсезлеген кичерергә туры килгән кешеләр турындагы уйларга бирелдек.
– Туганнарымның сөйләве буенча әтием ягыннан да, әнием ягыннан да җиде буын туганнарым Зур Тигәнәле җирендә яшәгән. Бабам – Беренче бөтендөнья сугышы каһарманы – Алтын Георгий орденына лаек булган. Разведкада сугышкан. Ике “тыл”ны кулга төшергән. Икесе дә офицер булган, шуның өчен югары бүләк алган. Ләкин фронттан кайткач, бүләк властьларның башбаштаклыгыннан саклый алмаган. Бигрәк тә патша бүләге. Ул колхозга бирергә тиешле ат качып киткән. Аны иптәше белән эзләгән арада бабамны атарга килгәннәр. Менә шулай ат аны үлемнән саклап калган. Шуннан соң нәрсә булгандыр, анысы миңа билгеле түгел, – диде Дамир Мөнип улы. – Ул Бөек Ватан сугышында да Мәскәүдә разведкада хезмәт иткән. Ә менә апасы белән әтисе фронтта сугышкан. Әти безгә бернәрсә дә сөйләмәде. Җиңү көнендә әти әкрен генә елый иде. Ике Дан ордены кавалеры. Искиткеч тыйнак кеше. Берничә тапкыр яраланганын гына беләм. Апам зенитчы булып хезмәт иткән. Берлинга кадәр барып җиткән. Менә шулай берзаман миңа аның белән сөйләшергә насыйп булды. Авылдан фронтка җиде кызны алганнар. Әнисе кызына сугышка киткәндә беркем белән дә бәхәскә кермәскә, дип киңәш биргән. Андый вакытта нервлар аеруча да киеренкеләнә бит. Юл куярга тырышырга, акыллы булырга кирәк. Апа частькә килгәч, бинага керә һәм әйберләрен буш караватка куя. Юлдан килгәч, юынырга дип киткән арада яңа килгән кыз аның караватын ала. Апа аңардан ни өчен аның урынын алуын сорый һәм, бүген сиңа урынымны бирәм, ләкин иртәгә караватымны бушатырга тиеш буласың, дип кисәтә. Теге кыз ризалаша. Көтмәгәндә бомбага тотулар башлана. Шул карават торган урынга снаряд кыйпылчыгы очып керә… Хатирәләр күз яшьләре белән тәмамланды, – дип сүзен йомгаклады әңгәмәдәшем.
Дамир Мөнип улының сөйләве буенча, әтисенең сугыш чоры үткәне җиде кат йозак астында саклана. Өйләрендә бу тема турында сөйләшмиләр. “Бәлки хәзер әти белән сөйләшеп тә булыр иде, ләкин ул 1987 елда 63 яшендә бакыйлыкка күчте”, – ди ул.
Без аның белән әле тагын бик озак сөйләшеп утырдык. Әтисе һәм бабасының аз сүзле булуларының сәбәбе турындагы ниндидер бер мизгелдә башыма килгән уй белән уртаклаштым. Бабасы белән ул патшаны һәм Ватанны саклаганда булган очрак кебек кичәге хезмәтләре явыз шаярткандыр. Бүген Украинада ветераннарны мыскыл итәләр һәм Бандераны хөрмәтлиләр. Бу яңа мисал түгелмени? Ветераннарның гаиләләре газап чигә. Ә якыннарыңның газабы йөрәкне әрнетә. Шуның өстенә сугыштан соңгы репрессияләр дә үзләрен озак көттерми. Кичәге бөек полководецлар, генераллардан рәхимсез төстә үч алалар. Гади кешеләр турында сөйләп торасы да юк? Менә шуңа күрә дәшмиләр. Ә сөйләр сүзләр күп...
– Һәркемнең үз сугышы, – дип сөйләшүебезне тәмамлады Дамир Мөнип улы. – Ул чакта да, бүген дә ул кешенең эчендә. Замананың күбекле дулкыннары белән көчләп тагылган “кыйммәт”ләр әхлак нигезләренә, билгеле бер әхлак кануннарына каршы киләләр.
Хәзер мин дә сүземне төгәллим. Тарихны яңадан язарга була. Аны Украинада, Балтыйк буенда, Польшада, сугышсыз-нисез Гитлерга бирелгән күп кенә башка илләрдә яңадан яздылар инде. Аны безнең Россиядә дә язарга маташтылар, ләкин килеп кенә чыкмады. Ялган тарихчылар бер нәрсәне – сугыш ветераннарының хәтере исән икәнлекне исәпкә алмадылар. Тере хатирәне яңадан язып булмый. Аны бер сәгатьтә генә бөтен кеше хәтереннән сызып ташлый да алмыйсың. Сугыш, чыннан да, һәркемнең үзенеке. Мәңгегә. Томск егетләре, “Үлемсез полк” идеясе өчен алдыгызда баш иябез.