3 нче “Көнчыгыш” торак милекчеләре ширкәте активистлары җәмәгать киңлекләрен җыештырырга чыктылар

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Гагарин урамының 16, 16а, 17 һәм Ленин урамының 80 нче йортлары ишегалларында шимбә өмәсе бик актив һәм күтәренке рухта узды.  Бөтен  кеше аеруча да  дәртләнеп һәм тырышып эшләде, – дип сөйли торак милекчеләре ширкәте рәисе Елена Макарихина. – Чүп-чарны җыештырдылар, узган елгы яфракларны тырмаладылар, ир-атлар куаклыкларны кисте. 1 нче мәктәпнең 7Б сыйныф укучысы Геннадий Наумовны аерым билгеләп үтәсе, бу өйләрдә яшәүчеләрнең киләчәктә дә  өй яны территорияләрен һәм балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерүдә актив катнашачакларына ышанасы килә. Барысына да зур рәхмәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International