Алексеевск эшмәкәрләренең Татарстан Республикасы Премьер-министрының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе белән очрашуы

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Алексеевск районының бизнес вәкилләре Татарстан Республикасы Премьер-министрының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Илсур Сафиуллин белән очрашты. Сүз эшмәкәрләр кооперативлары булдыруның мөһимлеге, җирле эшмәкәрләрнең сәүдә челтәрләренә үз продукцияләре белән керү мөмкинлеге турында барды.

– Хәзерге үсә баручы бизнес дөньясында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, кече һәм урта бизнес вәкилләренә кооперативларга берләшергә кирәк. Җитештерелә торган продукциянең сыйфатын бер планкада тоту гына түгел, ә бәлки аны даими төстә күтәрү дә зарур, сез үз сатып алучыгызны кызыксындыра һәм тотып тора алачаксыз, – диде Илсур  Сафиуллин.

– Икмәк кибете аның хуҗасыныкы түгел. Ул кибеттән  икмәк сатып алучыларныкы, – дип кызыклы параллель үткәрде Илсур Миңнур улы.

Эшлекле сөйләшү барышында  интернет-кибетләрнең файдасы турында сүз алып барылды, виртуль “авыл кибетләре”нең өстенлекләре һәм авыл җирләрендә шундый ресурсларны кертүгә кагылучы мөмкин булган катлаулылыклар тикшерелде.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министрының   икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе кызыклы һәм файдалы сөйләшү өчен рәхмәт әйтте, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләрен якынлашып килүче бәйрәм – Эшмәкәрләр көне белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International