Алексеевск районы мәгърифәт порталын булдыруда катнашачак

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

 Чараның максаты: яшь буында тарихи грамоталылык һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, сугыш елларында булып узган тарихи вакыйгаларда катнашың булу хисе формалаштыру.

Бурычлар:

1.     Бөек Ватан сугышы фаҗигаләренең күләмен һәм совет халкы батырлыгының бөеклеген күрсәтү.

2.     Буыннар күчүчәнлегенең кирәклеге турындагы фикерне җиткерү.

3.     Бөек Ватан сугышы турында укучыларның белемен киңәйтү.

4.     Ватанпәрвәрлек хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

5.     Өлкән кешеләргә: сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә ихтирам, җиңүче халык өчен горурлык, сугыш елларында ачлыкны-ялангачлыкны кичергән кешеләрне кызгану хисе тәрбияләү.

6.      Горурлык хисе, батырларга охшарга тырышу теләге уяту, алар үрнәгендә кыюлыкка һәм каһарманлыкка өйрәнү.

7.     Укучыларда  иҗади сәләтне, телдән сөйләү, сәнгатьле итеп уку  күнекләрен үстерү.

Үз илеңнең героик үткәненә кызыксыну тәрбияләү. Без Россия гражданнарын һәм башка дус илләр гражданнарын бүлекне формалаштыруда катнашырга чакырабыз. Теләге булган бөтен кеше  Бөек Ватан сугышын кичергән туганнары һәм якыннары турында язып җибәрә, халыкның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турында сөйли ала. Бөтен язмалар www.ote4estvo.ru сайтында бастырылачак.

 Проект 2017 елда эшли башлады. Хәзерге вакытка анда 2000 кеше катнашты, алар 3000 нән артык вакыйганы бастырып чыгардылар. Шунысы үзенчәлекле, проектта Россия гражданнары гына түгел, ә бәлки безгә дус илләр – Белоруссия һәм Казахстан  да катнашты.

 Без кызыксынган бөтен кешене бүлекне булдыруда катнашырга чакырабыз. Мәкаләләрне бастыру өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  1. http://www.ote4estvo.ru/index.php?do=new_register да теркәлергә.
  2. http://www.ote4estvo.ru/addnews.htm га мәкалә өстәргә.

3. Шулай ук үз эшләрегезне 9may@ote4estvo.ru почтасына җибәрә аласыз

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International