Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министрының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Илсур Сафиуллин ачты. Сүз эшмәкәрләр кооперативлары булдыруның мөһимлеге, җирле эшмәкәрләрнең сәүдә челтәрләренә үз продукцияләре белән керү мөмкинлеге турында барды.
Республикабызда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын дәүләт яклавы чаралары турындагы докладны “Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды” җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Светлана Фролова ясады. Очрашуның дәвамы диалог формасында узды: министр Фәрит Габделганиев җыелучыларның сорауларын тыңлады. Аларны күп нәрсә кызыксындырды. Атап әйткәндә, җирле эшмәкәрләр һәм товар җитештерүчеләрнең сәүдә челтәрләре белән көндәшлеге турындагы күптәннән борчый торган мәсьәләне тикшерделәр. Фәрит Солтан улы, җирле җитештерүчеләр сыйфатлы товар булдырган шартларда аларның сәүдә челтәрләре белән партнерлыкны җайга салу өчен мөмкинлекләре бар, дип билгеләп үтте:
– Базар эволюция кичерә. Хәзер продукт җитештерү генә җитәрлек түгел. Зур кибет киштәләрендә шул ук чиста бәрәңге ята. Челтәрләр киштәләренә чыгу өчен тотрыклы тәэмин итү, товарның тиешле йөзе һәм җитештерелгән продуктның сыйфаты кирәк. Без үз ягыбыздан җирле эшмәкәрләр һәм сәүдә челтәрләренең хезмәттәшлеге белән кызыксынабыз һәм бөтен чаралар белән булышабыз, – диде Фәрит Габделганиев.
Очрашуның азагында Фәрит Габделганиев җыелучыларны 26 майда билгеләп үтеләчәк Эшмәкәрләр көне белән котлады, аларга уңышлар һәм эшләренең алга баруын теләде.
Эшлекле киңәшмәне район җитәкчесе Сергей Демидов төгәлләде:
– Без сөйләшүгә һәм килеп туган барлык сорауларны тикшерергә һәрвакыт әзербез, – дип сүзен йомгаклады Сергей Анатольевич.
Шулай ук ТР икътисад министры җирле производствода: нәфис әйберләр туку фабрикасында һәм “Эдем” предприятиесендә дә булды.