2018 елда Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы студентларының хезмәт отрядлары яшьләр хәрәкәтенең 55 еллыгына туры китереп, эшчәнлекне һәм чараларны иң яхшы яктыртуга массакүләм мәгълүмат чаралары арасында республика конкурсы үткәрә.
Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре күрсәткән редакцияләр, журналистлар, авторлар коллективлары, аерым авторлар катнаша. Конкурста катнашучылар өчен редакцияләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары тәкъдим итә торган материаллар түбәндәге өстенлекле юнәлешләр (тематикалар) буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы студентларының хезмәт отрядлары яшьләр хәрәкәте (СТО РТ), СТО РТның тарихы, СТО РТның партнер-эш бирүчесе, СТО РТның эшчәнлек юнәлеше буенча активист, лидеры. Конкурсның гомуми приз фонды – 230 мең сум.
Конкурс турындагы Нигезләмә Министрлык сайтында “Яшьләр сәясәте/Нигезләмәләр һәм проектлар” бүлегендә урнаштырылган.
Конкурс координаторы– Гыймазова Зилә Физаел кызы, тел: 89274079232.