Соңгы елларда терлекләр арасында куркыныч йогышлы авырулар килеп чыгу очраклары ешайды. Алар кешегә дә йогарга мөмкин. Барлык куркыныч авырулар икътисадка зыян салалар, авыл хуҗалыгы терлекләре санын киметәләр.
Былтыр Россия төбәкләрендә дуңгызларда африка чумасы, кош гриппы, ящур (тилчә), мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит, котыру кебек аырулар көчәеп китте.
Практикадан күренгәнчә, биологик яклау дәрәҗәсе түбән булган һәм ябык типтагы режимда эшләүче хуҗалыклар дуңгызларда африка чумасы килеп чыгуның төп чыганагы булып торалар. Дуңгызлар санын яшереп калдыручы, авыру дуңгызларны үзләре дәвалаучы ярдәмче хуҗалыклар аларны урамнарда иркенләп йөртүгә юл куялар.
Россия буйлап бруцеллёз тарала. Идел буе федераль округы буенча хәл катлаулы булып кала. Күрше төбәкләр белән чагыштырганда бездә хәл яхшырак, ләкин ул ел саен катлаулана бара. Терлекләрне контрольсез ташу аркасында авыру Татарстан Республикасына да үтеп керергә мөмкин. Шуңа күрә бруцеллёзга каршы елына ике тапкыр лаборатор-диагностик, профилактик чаралар үткәрелә.
Татарстанда түләмә (сибирская язва) авыруы 2014 елда Кукмара районында көчәеп киттте. Республикада түләмәле үләт базлары күп, язгы сулар белән авыруны тудыручы вирус яңадан өскә чыгарга мөмкин. Түләмә безнең тирәлектә100 елдан артык яшәү сәләтен югалтмый.
Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит авыруы Татарстан Республикасы өчен аеруча куркыныч. Былтыр Россия буйлап әлеге авыруның 43 очрагы билгеләп үтелде, шуларның 40 ы – Идел буе федераль округында. Күрше Оренбург, Саратов, Ульяновск өлкәләрендә һәм Башкортстан Республикасында хәл аеруча куркыныч һәм ышанычсыз.
Республика ветеринарлары Корбан бәйрәменә кайта торган сарыкларны җентекләп тикшерәләр. Сарыклар башка төбәкләрдән кайтарыла, алар белән бергә йогышлы авырулар да кертелергә мөмкин. Ящур авыруының Башкортстанда кабынып китүе мисал булып тора. Казахстаннан рөхсәтсез кайтарылган сарыклар әлеге бәланең сәбәбе булды. Берничә торак пунктта гаять зур икътисадый зыян китергән терлекләр юк ителде. Сарыклар үзләре ящур белән авырмыйлар, ләкин әлеге авыруны таратучылар булып торалар. Корбан чалуга тикшерелмәгән сарыклар алып кайту биологик куркынычсызлыкны какшата. Шуңа күрә сарыклар, шулай ук теләсә нинди хайван ветеринария-озату документлары һәм алып кайтуга рөхсәте булганда гына кайтарылырга тиеш. Алып кайтылган терлек карантин чаралар: мал табибының клиник каравын, лаборатория тикшеренүләре үтәргә һәм шуннан соң гына сатылырга тиешләр.