Туклану продуктлары куллану елдан-ел арта бара. Ләкин, кем әйтмешли, сорау тәкъдимне китереп чыгара. Үзара көндәшлек итүче җитештерүче компанияләр пәйда була. Намуссыз җитештерүчеләр туклану продуктларына төрле азык-төлек катнашмалары кушалар. Шулай ук еш кына эшкәртергә яки табигатькә зыян китермичә генә юк итәргә мөмкин булмаган төрү материаллары файдаланыла. Сатып алучы үзенә дә, әйләнә-тирә мохиткә дә зыян китерми торган товар сайлап алырга тели.
Һәр сатып алучы сатып ала торган товарының сыйфатына һәм законлымы-юкмы икәнлегенә ышанырга тиеш. Моның өчен иң гади ысул – товар төрелмәсе тышындагы яки ярлыгындагы уникаль штрих-кодны уку.
Штрих-код – товар төрелмәсе тышына штрихлар рәвешендә кодлаштырылган, махсус җайланмалар рәвешендә укыла торган мәгълүматлар ул. Штрих-код ярдәмендә продукциянең иң кирәкле кайбер параметрлары турындагы мәгълүматлар кодлаштырыла. Иң киң таралган кодлар – Американың UPC универсаль коды һәм EAN Европа кодлаштыру системасы. Теге яки бу система нигезендә, товарның һәр төренә гадәттә 13 саннан торган сан (EAN-13) бирелә.
Контроль санны ничек укырга?
Контроль сан теге яки бу товарны җитештерүнең законлылыгын билгеләү өчен уйлап табылган.
1. Штрих-кодның җөп урыннарындагы саннарны кушарга 6+0+7+2+1+0=16
2. Килеп чыккан сумманы өчкә тапкырларга 16*3=48
3. Так урыннарындагы саннарны кушарга (контроль саннардан тыш) 4+0+3+6+1+2=16
4. 2 һәм 3 пунктларда килеп чыккан саннарны кушарга 48+16=64
5. Дистәләрне алып ташларга 64-60=4
6. 10 саныннан 5 пунктта килеп чыккан санны алырга 10-4=6
Исәпләгәннән соң килеп чыккан сан штрих-кодтагы контроль санга туры килмәсә, димәк, товар законсыз төстә җитештерелгән дигән сүз.
Шулай ук җитештерүче ил коды өчен – өч урын, ә предприятие коды өчен дүрт урын да бирелергә мөмкин. Зур үлчәмдәге товарлар сигез саннан торган кыска кодка (EAN-8) ия булырга мөмкин.
Кагыйдә буларак, ил коды EAN Халыкара ассоциациясе тарафыннан бирелә. Кулланучылар игътибарына шуны да җиткерәсебез килә: теге яки бу ил коды беркайчан да бер саннан гына тормый.
Исегезгә төшерәбез: кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияне түбәндәге телефоннар буенча алырга була: Чистай шәһәре, Бебель урамы, 121, т. (843-42) 5-49-85, Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 6, т. (84341)2-30-77, – дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистайдагы территориаль органы.