Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Камал театрына билетларны ярты бәядән сатып алып булачак. Моның өчен нибары җанатар паспортын гына күрсәтергә кирәк. Акция чемпионат вакытында тәкъдим ителгән (14 июнь – 6 июль) спектакльләргә генә кагыла.
Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов сүзләренчә, билетларны инде бүгеннән үк ала башларга мөмкин.