20 майда Казанда кызлар арасында баскетбол буенча Халыкара балаларны яклау көненә багышланган турнир булды. Каты уеннардан соң урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Казан шәһәренең "Уника-юниор-1", 2 нче урында – Казан шәһәре Вахитов районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 3 нче урында – Алексеевск районы, 4 нче урында – Казан шәһәренең "Уника-юниор-2”. Уеннар каты көрәштә барды. Икенче урынны алу өчен командабызга 1 очко гына җитмәде. Булдырасыз, кызлар!