Родники балалар бакчасыннан Елена Турушкина юбилеен бәйрәм итә

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Родники балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең ата-аналары 15 майда туган Елена Турушкинаны 55 яшьлек юбилее белән котлап, редакциягә хат язганнар.

– Баланың гармонияле үсеше күп кенә факторларга бәйле. Ул факторларның берсе – дөрес туклану. Монда балалар бакчасы аш пешерүчесе дә төп рольне уйный. Шул уңайдан бу эштә 32 ел эшләгән Родники балалар бакчасы аш пешерүчесе Турушкина Елена Павловна турында сөйлисе килә.

 Елена Павловна, кыенлыкларга да карамастан, элеккечә үк балаларга тәмле һәм сәламәт ризыклар ашату өчен көн саен плитә янына баса. Ә аның пешергән ашлары, балалар әйтүенчә, бик тәмле. Мондый фикерләр кыйммәт тора.

 Балалар бакчасында эш көне бик тыгыз. Иртән иртүк иртәнге ашны әзерләү башлана, шуннан соң төшке ашны һәм кичке әбәтне әзерләргә кирәк, менә шулай көне буе плитә янында даими мәшәкатьләр һәм эш белән мәш килә ул. Аның вазыйфасына үзенә тапшырылган территориядә чисталыкны саклау да керә. Повар  пешереп кенә калмый, ә тәртип тә урнаштыра, савыт-сабаны җыештыра, кыскасы,  аш бүлмәсендә уңайлы һәм матур гына түгел, ә һәрвакыт чиста да булсын өчен бөтен көчен куя. Бу берәүләр өчен авыр һәм котылгысыз эш булса, безнең аш пешерүчебез өчен хезмәт көннәре.

 Елена Павловна үз эшен ярата һәм һәр ризыкка күңел җылысын сала. Бәлки шуңа күрәдер дә, аның пешергән ашлары өйдәгечә тәмле һәм туклыклы. Аларны ул көн саен төрләндереп тора, балалар ул ашлардан туярга өлгерми дә калалар. Бу да мөһим нәрсә.

 Хөрмәтле Елена Павловна! Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт, ашларыгыз һәрвакыт тәмле булсын, ә тормышыгыз бары тик күңелле яңалыклар белән генә сөендерсен. Сәламәтлек, уңышлар, мәхәббәт, бәхет һәм бары тик уңай хис-тойгылар гына телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International