21.05.2018
17 майда Яңа Чишмә районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары Алексеевск районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты” дәүләт казна учреждениесенә килделәр, бүген анда Яңа Чишмә районының ике балигъ булмаган баласы яши һәм социаль тернәкләнү үтә.
Килүләренең максаты – балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрендә хезмәттәшлек булдыру. Комиссия әгъзаларын нәрсә сөендерде соң? Кунакчыл, яхшы күңелле коллектив, искиткеч чисталык, тәртип һәм пөхтәлек. Балаларга карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелә биредә.