Интернет-марафонның максатлары һәм бурычлары
– Киң җәмәгатьчелекнең игътибарын авыр хәлдә яшәүче балаларны яклау һәм аларга ярдәм күрсәтү чараларын көчәйтү кирәклегенә тарту;
– балалар һәм яшүсмерләрне дулкынландыручы мәсьәләләр буенча психологик ярдәм алырга булышу.
Халыкара балалар ышаныч телефоны кысаларында оештырылган Гомумроссия “Ышаныч даирәсе” интернет-марафонында замана яшүсмерләре өчен бик мөһим һәм көнүзәк темалар тикшерелде. Алар:
1. Беренче мәхәббәт (башка җенес вәкиле белән мөнәсәбәтләр);
2. Ата-аналар белән мөнәсәбәтләр ( бәхәсләр яки аңлап җиткермәүләр);
3. Интернет һәм мин (социаль челтәрләрдә аралашу, бәйлелек,“котырту”, куркынычсызлык);
4. Мин һәм компанияләр (компаниядәге мөнәсәбәтләр, бәхәсләр, мавыгулар).
“Ышаныч даирәсе” интернет-марафоны онлайнында катнашу барышында приютта тәрбияләнүчеләр көнүзәк темаларны тикшерүдә зур кызыксыну һәм игътибар белән катнаштылар, студиянең атаклы кунакларының акыллы җавапларына колак салдылар һәм үзләре дә әлеге темалар буенча сораулар бирделәр. Чарадан балалар яшүсмер яшендә аралашуның үзләре өчен мөһим аспектларын алдылар.