Алексеевск үзәк район хастаханәсендә “Диабет мәктәбе” республика проекты кысаларында дәрес булды

2018 елның 18 мае, җомга

Татарстан Республикасы Диабет ассоциациясе җитәкчесе Рәшит Байдамшин район кешеләренә мөрәҗәгать итеп, шикәр диабеты китереп чыгара торган катлаулылыкларга юл куймас өчен даими төстә кандагы шикәр микъдары дәрәҗәсен тикшереп тору чиктән тыш мөһим, дип билгеләп үтте. Шулай ук бу көнне поликлиникага килүче һәркем кандагы шикәр микъдары дәрәҗәсен белү өчен тикшеренә алды. Моннан тыш, белгечләр ФАП хезмәткәрләре һәм үзәк район хастаханәсе табиблары белән өйрәтүче семинар да үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International