Электр куркынычсызлыгы һәм балалар

2018 елның 18 мае, җомга

Ата-аналар өчен иң кадерле нәрсә – балалар. Без барыбыз да аларның  сәламәт һәм бәхетле булуы турында кайгыртабыз. Җәйге каникул көннәрендә балалар күп вакыт өлкәннәр контроленнән читтә булалар, шуңа күрә аларга кайбер гади генә урамда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатырга кирәк, аларны үтәү электр тогы белән зарарлануны булдырмый калырга мөмкин.

  1. Трансформатор подстанцияләре территорияләренә һәм биналарына керү, электр җайланмаларының ишекләрен ачу катгый тыела.
  2. Электр тапшыру линияләре баганаларына менү кеше гомеренә куркыныч тудыра.
  3. Электр тапшыру линияләре янында уйнарга, алар астында учак ягарга ярамый.
  4. Үткәргечкә тимерчыбык һәм башка әйберләр ташларга, изоляторларны ватарга, өй подъездларындагы электр щитларын ачарга ярамый.
  5. Электр объектларында кисәтүче билгеләр һәм плакатлар бар, аларны һич кенә дә каерып алырга ярамый. Бу башкалар гомерен куркыныч астына куя.
  6. Салынып төшкән, җиргә өзелгән ут чыбыкларын, электр җайланмаларының ачык ишекләрен һәм люкларын, шулай ук зыян күргән баганаларны күргәндә бу хакта ашыгыч төстә өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәк.
  7. Җирдә яткан өзек чыбыкларга 8-10 метрдан да якынрак килү, бигрәк тә аларга кагылу үлемгә китерергә мөмкин.

Балаларыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз! “Челтәр компаниясе” ААҖ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International