Форумда төбәк һәм федераль законнарны үзгәртү тәкъдимнәре булган район советлары депутатлары, яшьләр оешмалары һәм сәяси партияләр вәкилләре, муниципаль парламент әгъзалары, гомумән, бу эшкә кызыксынуы булган һәр кеше катнаша ала. Форум кысаларында укыту программаларыннан тыш Дәүләт Советының профиль комитетлары рәисләре һәм депутатлар белән бергәләп закон инициативалары чыгару, булганзаконнарны камилләштерү юнәлешендә эшләр дә каралган.
Эштә шулай ук профиль комитетлары рәисләре һәм Дәүләт Советы депутатлары да катнашачак.
Закон чыгару инициативаларын тәкъдим итү форумның йомгаклау этабы булачак. Бу көнне катнашучыларның эшен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бәяләячәк.