Хакимиятнең утырышлар залында Идарә җитәкчесе районыбыз эшмәкәрләре белән очрашты. Чара диалог форматында узды. Алексеевскилылар уникаль мөмкинлек – сорауларны җитәкченең үзенә бирү мөмкинлегеннән файдаландылар. Аларны күп нәрсә: дизель ягулыгына бәяләрне көйләү, сөткә сатып алу бәяләре, җирле фермерларның үз продукцияләре белән сәүдә челтәр кибетләренә керү перспективалары кызыксындырды. Сүз шулай ук республика эшкуарларын яклау программасы, җир кишәрлекләре бәяләрен, электр энергиясенә тарифларны көйләү турында да булды. Барлык сорауларга “беренче зат”тан тулы җаваплар алынды. Шуннан соң эшлекле визит гражданнарны кабул итү белән дәвам итте. Бер сәгатьтән инде Александр Станиславовичны мәктәп һәм колледж укучылары түземсезлек белән көтә иде. Килгән кунак алар белән “Ачык микрофон” кысаларында аралашты. Эшмәкәрләрнең грамоталы булырга тиешлеге, бизнесны алып бару законнары һәм күп кенә нәрсәләр турында фикер алышынды. Укучылар очрашу өчен кунакка рәхмәт әйттеләр. Шуннан соң Федераль монополиягә каршы көрәшнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе район җитәкчесенең озата йөрүендә җирле производствога: Алексеевск сөт заводына һәм "Алексеевск керамикасы” ААҖга барды. Александр Груничев Алексеевск җитештерүчеләренең продукциясе белән танышты.
Без мәктәп һәм белем бирү оешмалары укучылары белән эшләүгә зур игътибар бирәбез. Яшь буын эшмәкәрлек грамотасына ия булырга тиеш. Безнең бурыч - яшьләрне көндәшлеккә сәләтле намуслы бизнес алып бару законнары белән таныштыру. Халыкны кызыксындыручы темалар һәм сорауларның үзгәрүе дә күзгә күренеп тора. Ләкин ягулык-майлау материалларына бәяләр, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык тарифлары белән бәйләнгән темалар үзгәрешсез кала, - дип сөйләде Александр Груничев.
Эш сәфәренең азагында Федераль монополиягә каршы көрәшнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе алексеевскилыларга монополиягә каршы хезмәт белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынулары өчен рәхмәт әйтте һәм күңелне тырнаган күп кенә мәсьәләләр хәл ителәчәк, дигән ышаныч белдерде.