Татарстан Росреестры «электрон теркәү”нең барлык катнашучылары белән ачык диалог коруга әзер

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милеккә хокукны теркәүне үстерүгә аерым игътибар бирә, шул исәптән кызыксынган кешеләрне урыннарга барып өйрәтә. Бүгенге көндә ведомство эре  банклар, йорт  төзүчеләр, нотариуслар һәм  күчемсез милекнең башка  профессиональ катнашучылары белән хезмәттәшлекне  җайга салды.

Электрон теркәүнең  өстенлекләре турында сөйләгәндә Альберт Хәйретдинов моның уңайлы, тиз, ышанычлы икәнен искә төшерде: - Электрон документ “эз калдырмый”, ул кәгазь документка караганда якланганрак һәм аның дөреслеген тикшерү җиңелрәк. Шуның белән бергә, уңай яклары белән бергә проблемалар да бар, алар процесста катнашучылар арасында электрон рәвештә үзара эшләгәндә килеп чыга.

Эшче киңәшмәдә Альберт Хәйретдинов билгеләп үткәнчә, теләсә нинди яңа продуктны керткән вакытта кыенлыклар очрамый кала алмый. Очрашуыбызның максаты – аларның килеп чыгу сәбәпләрен тикшерү һәм хәл итү юлларын билгеләү, үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу. Әлеге юнәлештә банклар белән бергә эшләү киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.

   Игътибар:

2017 елда гына да Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә 40 меңгә якын электрон мөрәҗәгать килде. Шуларның 61  % ы – җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте органнары,  7% ы - нотариуслар  һәм 32% ы – юридик  һәм физик затлар. Быел инде 18 меңгә якын булды.

 

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International