Алексеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Айдар Галиев белән әңгәмә

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Ел саен 20 майда Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көненә багышланган,  ВИЧ-инфекцияне булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Безнең районда бу мәсьәлә буенча эшләрнең ничек баруы турында “Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы урынбасары Айдар Галиев  белән сөйләштек.

  • Татарстан Республикасы буенча ВИЧ-инфекция белән авыручылар статистикасы нинди?
  • Республикабызда бу елның 1 апреленә 21428 ВИЧ йоктырган кеше теркәлгән. Шуларның 60 процентыннан артыгы – ир-атлар.
     
  •  Алексеевск районында хәлләр ничек тора?
     
    –  Алексеевск районында 1 майга шушы авырудан газап чигүче 52 кеше теркәлгән иде. Диспансер исәбендә  төрле яшьтәге  утыздан артык кеше тора, шул исәптән 21 ир-ат һәм 14 хатын-кыз. Күзәтүгә алынган вакыттан алып 6 пациент үлде ( 5 есе  – ВИЧ инфекциясеннән, 1 се – бәхетсезлек очрагыннан). Ел саен диспансер исәбенә ВИЧ йоктырган 4 пациент баса.
  • Бу инфекциянең үзенчәлекләре нинди?
  • Хәзерге вакытта ВИЧ эпидемиясенең үзенчәлеге шул – бу авыру яшьләр арасында зур өлешне алып тора. Авырудан саклануның нәтиҗәле чаралары турында сөйләгәндә презервативларның җенси юл белән зарарланудан нәтиҗәле саклавын билгеләп үтү мөһим. Авыруны йоктыру куркынычы саклану чаралары ертылганда яки алардан дөрес файдаланмаганда килеп чыгарга мөмкин. ВИЧны вирус белән зарарланган кан ярага эләккән очракта, мәсәлән, бик еш кына уртак шприцлар, энәләр белән венага наркотиклар кадаганда, тире һәм лайлалы тышчаның бөтенлеген бозып, татуировка, пирсинг ясаганда йоктырырга мөмкин.

– Әгәр инде бу чирне эләктергән булсаң, тулысынча дәваланып буламы?

 – Хәзерге вакытта ВИЧ-инфекцияле авыруны тулысынча дәваларга мөмкинлек бирүче дәвалау ысуллары юк. Ләкин организмда вирусның таралуын, шуның белән  авыруның азуын туктатырга гына түгел, ә бәлки иммун системасын торгызырга, күпчелек авыруның тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм эшкә сәләтлелеген кире кайтарырга була.

  • Моның өчен авыру үзе нишләргә тиеш?
  • Даими төстә һәм вакытында диспансер күзәтүенә йөрергә кирәк. Бу вируска каршы препаратларны вакытында билгеләү өчен чиктән тыш мөһим. ВИЧ белән гомер озынлыгын 10-13 елга озынайтырга мөмкин. Бары тик сә­ламәтлегенә игътибарлы булганда һәм дөрес дәва­лау алганда гына кеше гомерен сыйфатлы итә һәм озайта ала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International