Синең кешеләрең, район Күңел түрендәге якты кояшыбыз

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

– Һай, бу тормыш дигәннәре... Сиздерми генә үтә дә китә. Артта калган елларны хәтер китабыннан актара башлыйсың. Күпме эш-гамәлләрең, уй-хыялларың тормышка ашкан? Сине тудырган, сиңа яшәүгә көч биргән Җир-ана өстендәге эзләрең нинди...
Табигатьнең сафлыкка, яшеллеккә төренгән чорында, 20 майда Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Сөниева Бибинара Шәмсевәли кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Аның яшьлек еллары сугыш һәм аның соңгы елларына туры килгән:
– Турыдан-туры ут астында йөргән кешеләр ничек түзгәндер, ләкин тылдагыларның да хәле бер дә җиңел булмады, – дип искә төшерә ул еш кына.
Ул елларда үзенең яшьтәш кызлары белән җир дә сөрә, ашлык та ура, урман да кисә, бригадир да була. Армый-талмый, кар-буранга карамый барлык көч-егәрен җиңү көнен якынайтуга багышлый. “1941-1945 елларда хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Күп еллар буена Бибинара Шәмсевәли кызы, шул чор хезмәтчәннәре кебек, эшләгән өчен бернәрсә дә алмаган, бушка эшләгән. Бүгенге көндәге тормышка һәрвакыт шөкер кыла:
– И Аллам, рәхмәт сиңа, ипигә тамак тук, чәй-шикәр бар, кибет киштәләрендә ни теләсәң – шуны алырга була, ай саен хөкүмәт уч тутырып акча бирә, сугыш кына була күрмәсен иде, – ди ул.
Һәрчак киң күңелле, ачык йөзле, аннан нур бөркеләдер сыман. Авылда иң өлкән кешеләрнең берсе, хезмәт ветераны, гади һәм кешелекле булганы өчен авыл халкы аны ихтирам итә.
Әтиебез Сибгат улы Җәүдәт белән аларга алтын туйны, шулай ук бергә гомер кичерүләренең 55 еллыгын да билгеләп үтәргә насыйп булды. Гаилә башлыгының арабыздан киткәненә дә ун ел инде. Ләкин ул аның турында һәрвакыт җылы сүзләр белән искә ала, аның хөрмәткә лаек кеше икәнен, аның белән горурлануын яшерми.
Еллар хәтәр, яшәүләр авыр, ризыклар чамалы диеп тормаганнар, нәсел агачын дәвам иттерер өчен акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле дүрт бала тәрбияләп үстереп, һәрберсенә тормышта үз юлын табарга булыштылар. Балалары аларга алты онык бүләк итте, инде оныкларының да балалары унау булды.
Гаиләбездә искиткеч әйбәт традиция яшәп килә – туган көннәр һәм бәйрәмнәр ата-ана өендә үткәрелә, барыбыз да бергә җыелганда өй эче гөрләп тора. 20 май көнендә өстәл янында дүрт буын җыелачак, 95 ел вакыт эчендә булган шатлыклар, мәшәкатьләр, борчулар искә алына, гаилә ядкаре булган элекке фотосурәтләр карала, яшь вакытта чиккән мендәр тышлары, сөлгеләр, кашагалар сандыктан чыга.
Әниебез лалә чәчәкләрен ярата, чөнки әтиебез аларны үзе үстерә һәм туган көнендә аларны әниебезгә өзеп бүләк итә иде. Хәзер бу традицияне балалары һәм оныклары дәвам иттерә. Ул балаларының һәм оныкларының игътибарын, тәрбиясен, җылысын тоеп яши. Күңелләренә шәфкать һәм миһербанлылык иңдереп, мине шулай сөендергәннәре өчен үзләренә меңе белән кире кайтсын иде, диеп теләк тели әниебез.
Барыбыз да – балалары һәм оныклары – яраткан, кадерле әниебез, зур әниебезне матур юбилее белән котлыйбыз. Алдагы яшәү дәверендә елларның тыныч, исәнлек-саулыкның, тазалык-шатлыкның аңа юлдаш булуын теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International