Хөрмәтле Алексеевск районы халкы! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

    “Челтәр компаниясе” ААҖ кипкән үләнне һәм саламны яндырырга, электр линияләрен саклау зонасында учак ягарга, янгын чыгарырга сәләтле башка гамәлләр кылырга ярамау турында исегезгә төшерә. Саклау зонасы размеры якындагы баганага язылып куелган. Һава температурасы югары булганда янгын чыгу белән бәйле рәвештә энергетиклар Татарстан Республикасы халкын урманнарда, кырларда, торак пунктлар территориясендә, аеруча электр линияләре һәм башка энергообъектлар янында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
    Уйсулыклардагы янгынны кисәтү өчен кайбер гади генә кагыйдәләрне үтәргә: янып тора торган шырпыны, тәмәке төпчеген, тарту трубкасындагы көлне җиргә атмаска, учак тергезмәскә, кипкән үләнне якмаска кирәк. Электр линиясе янында ут янганны күрсәгез, үзегез яши торган урындагы хакимияткә яки электр челтәре предприятиесенә хәбәр итегез. Телефоннар якында урнашкан комплектлы трансформатор подстнацияләрендә һәм баганаларда язылган.
    Электр һава линияләре, аварияләрне бетергәндә эшләнә торган эшләр вакытында, мәсәлән, чыбык өзелгәндә, багана аша җиргә кыска ялганыш вакытында (билгеләре: багана тирәсендә туфрактан пар чыгып тору, җиргә багана утыртылган урында һәм стойкада электр дугасы барлыкка килү, изоляторга зыян килү, чыбык баганага тиеп торганда) кайвакыт үзләре дә янгын сәбәпчесе булырга мөмкин.
    Югарыда күрсәтелгән ватылу очракларында - электр линиясенең җирдә яткан чыбыгына яки электр тогының җиргә китүе билгеләре булганда - баганага 8-10 метрдан да якын килмәскә һәм үзегез яши торган торак пунктның администрациясенә яки якындагы электр челтәре предприятиесенә хәбәр итәргә кирәк.
    Югарыда әйтелгән кагыйдәләрне үтәгәндә электр челтәренең ышанычлы эше тәэмин ителә, электр куллануда кагыйдә бозулар яки өзеклекләр, янгын аркасында бәхетсезлек очраклары булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International