Салымчылар – эшмәкәрләргә

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Федераль закон ККТларны куллануның яңа тәртибенә этаплап күчүне күздә тота. Законда ККТда интернет челтәренә тоташмыйча эшләү каралган. Эшмәкәрләр бизнесны  компьютердан яки телефоннан  карап тикшереп тора алачаклар. Сатудан килгән акчаны, сату күләмен, уртача чекны һәм акчаны кире кайтаруны теләсә кайсы вакытта тикшерергә мөмкин булачак. Очрашуларга, командировкаларга йөрү һәм ял итәргә бару гадиләшәчәк – бизнес һәрчак контрольдә торачак. Салым хезмәте тикшерүләре саны кимиячәк. Сатып алулар турында бөтен мәгълүмат аларга интернет буенча киләчәк. Шулай ук салым түләүчеләр салымнан тотып калынган акчаны (һәр касса өчен 18 000 сум) алачак. Салым түләүчеләр касса сатып алуга киткән акчаның бер өлешен, фиксаль мәгълүматны, программа белән тәэмин итүне һ.б.ларны каплаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International