Янгын куркынычсызлыгы белән бәйләнгән гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы 10 ноябрь, 2015 ел, 1213 санлы карары нигезендә авыл хуҗалыгы җирләрендә һәм запас җирләрдә коры үләннәрне, камылны, камыл калдыкларын яндыру, басуларда учак ягу катгый тыела. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26 апрель, 2018 ел, 289 нчы санлы карары нигезендә республиканың бөтен территориясендә аерым янгынга каршы режим урнаштырылды.
Шуңа да карамастан, авыл хуҗалыгы җирләрендә юл буйларында, бакчачылык ширкәтләрендә һәм сулыкларның яр буйларында коры үлән, камыл, салам һәм коры камыш бернинди контрольсез яндырыла. Торак пунктларны карап йөрү буенча профилактик төркемнәр, төнлә авылларда, урман фонды җирләре янындагы дача кооперативларында һәм бакчачылык җәмгыятьләрендә патрульләр оештырылмаган. Шул рәвешчә, муниципаль районнарда җирле үзидарә органнары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2018 елда урманнарны янгыннардан саклау чаралары турында”гы 27 апрель, 2018 ел, 299 санлы карарын үтәмиләр.
– Урман янгыннарының һәм алар белән бәйләнгән гадәттән тыш хәлләрнең килеп чыгу сәбәбе булып торучы контрольсез яндыруларга юл куймау буенча тулы чаралар күрергә тәкъдим итәм, – диде Р.А.Кузюров.