Алексеевск районы буенча бүлек начальнигы Вячеслав Яковлев мәгариф бүлеге җитәкчелегеннән балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә үткәрү режимын көчәйтү һәм металл детекторлар кую буенча кичектергесез чаралар күрүне таләп итте. Бүлек начальнигы аграр структура җитәкчеләренә яңадан ашламаларны саклауга карата мөрәҗәгать итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов полициягә кисәтүләргә карамастан, таләпләрне үтәмәүчеләргә карата административ санкцияләр кулланырга кушты. Шулай ук Сергей Анатольевич Яковлевка һәм мәгариф бүлеге җитәкчелегенә балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә куркынычсыз үткәрү өчен персоналны укыту тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
– Килеп туган хәлләрдә учреждение хезмәткәре нишләргә тиеш –шуны җентекләп аңлатып бирегез әле, – диде Сергей Демидов эчке эшләр бүлеге начальнигына. Авыл җирлекләре башлыкларын территорияләренә килүче таныш булмаган кешеләрне җентекле контрольгә алу, буш торучы өйләрне тикшерү, халык белән аңлату эше алып бару кирәклеге турында кисәтте.