Алексеевск үзәк район хастаханәсе администрациясе Биләр һәм Биләр төбәге кешеләренең исләренә төшерә: ашыгыч ярдәм күрсәтү кабинетында тәүлек әйләнәсе кәрәзле телефон эшли (8-939-311-51-03), ул кизү торучы фельдшерда, бу номерны үзегезгә язып куярга киңәш итәбез. Шулай ук 43-5-03 телефоны да бар, әгәр бишенче гудоктан соң алучы булмаса, ул үзеннән-үзе Алексеевск үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә тапшырыла. Ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры аны Биләр табиблык амбулаториясенең дежур фельдшерына тапшыра, һәм ул тиешле карар кабул итәчәк.