Балалар юл-транспорт травматизмын булдырмау һәм юлларда балалар һәм яшүсмерләрнең үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен кире кайтару максатында2018 елның 14 маеннан 3 июненә кадәр “Игътибар: балалар!” исемле профилактик чара үткәрелә.
“Игътибар: балалар!” чарасы кысаларында балалар ташу кагыйдәләрен бозуны булдырмауга юнәлдерелгән машина йөртүчеләрне тикшерү, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәүләре белән бәйләнгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны булдырмау чаралары, төрле акцияләр, ата-аналар җыелышлары һәм күп кенә башкалар оештырылачак, яктырткыч элементлар популярлаштырылачак.