Алексеевскилылар үзләренең фронтовик туганнары турында сөйләделәр. Василий Павлович Корнев.

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Үзенең карт бабасы турында район газетасы битләрендә Елена Русакова сөйләде:

  •  Минем карт бабам Василий Павлович Корнев 1913 елда Алексеевск авылында туа. Бөек Ватан сугышында өлкән лейтенант, пулемет взводы командиры була. Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләренең 313 нче полкында, Көнбатыш  Украинада, Финляндиядә 115 нче аерым разведка батальонында хезмәт итә. Халхин-Голда, фин кампаниясендә катнаша. Яралана.  1940 елда Мәскәү шәһәрендә «Выстрел» офицерлар курсларын тәмамлый. Бабаем хезмәтен 61 нче укчы дивизиянең 307 һәм 109 нчы укчы полкларында дәвам иттерә. Бөек Ватан сугышын Төньяк-Көнбатыш фронт составында каршылый. 1942 елның 25 ноябрендә Сталинград өчен барган сугышларда сул кулы каты яралана. Дәваланганнан соң хезмәт итүен запас укчы частьләрдә дәвам иттерә. Соңгы хезмәт урыны – 20 нче аерым штраф батальонының пулемет взводы командиры. “Кызыл Байрак”, “Кызыл Йолдыз”, Ленин  орденнары (1942 елда Сталинград өчен) белән бүләкләнә. Василий Корнев 1984 елда вафат була. Алексеевск бистәсендә җирләнlt.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International