Алексеевскилылар үзләренең фронтовик туганнары турында сөйләделәр. Цыганов Алексей Васильевич.

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Алексей Цыганов үзенең фронтовик бабасы турында сөйләде:

- Минем бабам Цыганов Алексей Васильевич 1926 елда туа, Бөек Ватан сугышы башлангач, окоплар төзүдә эшли.

 1943 елның көзендә  хәрәкәттәге армиягә алына. Покров шәһәренең өйрәнү частендә кирәкле артиллерист белеме алып, 383  нче укчы дивизиянең 696 нчы укчы полкы составында Беренче Белоруссия фронтына җибәрелә. 4 5мм лы пушка наводчигы, орудие командиры була.1945 елның 14-15 гыйнварында Пулавск  плацдармында (Польша) дошман оборонасын өзүдә автомат уты белән кул пулеметы расчетын һәм биш гитлерчыны юк итә. 1945 елның 5 февралендә Берлиннан 45 км ераклыктагы Одер елгасын кичеп чыкканда бабам беренчеләр арасында ватык боз буйлап су киртәсен җиңеп чыга. Дошман урнашкан җиргә үтеп кереп, ике немец солдатын юк итә. Контр һөҗүмгә күчкәндә сул терсәге яралана, ләкин сафта кала, шуннан соң госпитальгә озатыла.  “Икенче дәрәҗә Ватан сугышы” орденына тәкъдим ителә, “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Җиңү көнен Польшаның Лодзи шәһәре госпиталендә каршылый. 1945 елның 28 маенда демобилизацияләнә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International