10 майдан 12 майга кадәр Салават шәһәрендә (Башкортостан) билбау көрәше буенча Россия Кубогы булып узды. Алексеевск көрәшчеләре иң яхшылар булдылар.Менә аларның нәтиҗәләре:
1 нче урында – 62 килограммлы үлчәү категориясендә Латыйпов Тимур
1 нче урында - 68 килограммлы үлчәү категориясендә Закиров Илнар
2 нче урында - 62 килограммлы үлчәү категориясендә Абрамов Алексей
3 нче урында - 68 килограммлы үлчәү категориясендә Абдуллин Андрон
5 нче урында - 68 килограммлы үлчәү категориясендә Мхитарян Самвел