Идел елгасының бик матур яр буенда 4 майдан 6 майга кадәр Тәтеш районында 2017-2018 уку елында Татарстан Республикасы укучылары арасында II Туриада (Спартакиада) зачетына «СТАРТ UP» укучылары арасында җәяүле дистанцияләрдә спорт туризмы буенча республика ярышларының II этабы булды.
Ярышларда Биләр мәктәбе командасы (җитәкчесе Николаева Л.А.) катнашты. Балалар үзләренең күнекмәләрен камилләштерделәр һәм әлеге чарадан гаять зур канәгатьләнү алдылар.