Алексеевскилыларның формаль булмаган эшчәнлек, формаль булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында “Соры хезмәт базары” юнәлеше буенча Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать итү ярдәмендә хәбәр итү мөмкинлеге бар.
Халык эшчеләргә “соры” хезмәт хакы (тулысынча яки өлешчә) түләүче һәм алар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен тиешле тәртиптә рәсмиләштермәүче эш бирүчеләр турында хәбәр итә ала, бу намуссыз җитәкчеләргә карата йогынты ясау чаралары кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, халык контроленә эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын оештыру проблемалары турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр дә кабул ителә.