Буыннар очрашуы: балалар бакчасы нәниләре ветераннар хоры белән очрашты

2018 елның 12 мае, шимбә

Алексеевскилыларның иң кечкенә буыны да Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралардан читтә калмады. Әле бәйрәм алдыннан ук балалар педагоглар җитәкчелегендә обелискка тантаналы төстә чәчәкләр куюда катнаштылар һәм ветераннар белән очраштылар
Кунакка хезмәт ветераннары һәм “Форпост” хокук тәртибен саклау яшьләр отряды әгъзалары килде.
– Без балалар белән “Без сугышка каршы”, “Без – тынычлык һәм дуслык яклы” исемле музыкаль-театральләштерелгән программа әзерләп тәкъдим иттек. Беркем дә урында утырып тормады, чөнки сценариебез уеннар һәм эстафеталар, сугыш еллары темасына (“фронт шоферы”, “хәрби очучы”, “төз атучы” һ.б.лар) физкультура ярышларын үз эченә алган иде. Кунакларның да җавап сүзләре булды: ветераннар сугыш еллары җырларын башкардылар, “Форпост” яшьләре саф һәм хәрби әзерлектә үз осталыкларын күрсәттеләр. Кыскасы, автоматны тулысынча сүтеп-җыю бала-чаганы битараф калдырмады, аларның күзләрендә соклану чаткылары күренде. Шуның өстенә “форпостчы”лар гитарага кушылып җырладылар. Балалар күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән зур тәэсирләр алдылар, бу, үз чиратында, патриотик хисләр, Ватанны саклаучыларга хөрмәт, үз илләре һәм халыклары өчен горурлык тәрбияләргә булышты. Ә чара тәмамланганнан соң барыбыз бергәләп һәлак булган батырлар һәйкәленә чәчәкләр куйдык, – дип сөйләде балалар бакчасы мөдирәсе Альбина Симашева.
9 майда “Ромашка”ның барлык тәрбияләнүчеләре, балаларның ата-аналары һәм әлеге бакчаның педагогия коллективы район үзәгендә “Үлемсез полк”ның тантаналы йөрешендә һәм истәлекле митингта катнаштылар. Моның өчен “Ромашка” балалар бакчасы администрациясе һәм коллективы балаларга һәм аларның ата-аналарына зур рәхмәт әйтә.
 .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International