Районның аграр хезмәте җитәкчесе Газинур Мусин, җомга көнне булып узган эшлекле киңәшмәдә чыгыш ясап, чәчү кампаниясендәге эшләрне шулай тасвирлады.
Районның күпчелек хуҗалыклары 12 мең гектар мәйданда чәчте. Арпа, солы һәм катнаш азыклар чәчү актив бара. Шулай ук көнбагыш чәчүгә керештеләр. "Родина" (биредә бөртекле сабан ашлыгының 42 процентыннан күбрәге чәчелгән), "Алга" (36%) колхозлары, "Элита"ЧҖҖ (26%), Хәмитов крестьян-фермер хуҗалыгы (40%) хезмәтчәннәре оешкан төстә эшлиләр. Күп кенә хуҗалыкларга дым каплатуда һәм сидераль культуралар чәчүдә тырышып эшләргә кирәк. Мусин сүзләренә караганда, быел көзге культуралар мул уңыш бирергә вәгъдә итә. Район җитәкчелеге чәчү комплекслары, илебездә җитештерелгән чәчкечләр, техник культуралар чәчү номинацияләрендә чәчү кампаниясенең биш көне йомгаклары буенча механизаторларны бүләкләү турында нигезләмә эшләде