Яшь алексеевскилылар: "Җиңү бәйрәме турында барысын да беләсебез килә"

2018 елның 12 мае, шимбә

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары сугышның кайчан башлануын, күпмегә сузылуын белделәр, рәссамнарның сугышка багышланган фоторәсемнәрен һәм картиналарын карадылар.

“1941 елның 22 июнендә иртәнге 4 тә илебезнең барлык шәһәрләре һәм авыллары тирән йокыга талганда немецлар сугыш башлаган. Алар илебезгә алдан кисәтмичә һөҗүм иткәннәр. Сугыш көтмәгәндә башланганлыктан, безнең илебез гаять зур югалтуларга дучар ителгән. Немецлар бер-бер артлы шәһәрләрне басып алганнар, кешеләрне үтергәннәр. Бөтен ил буйлап армиягә, безнең Кызыл Армиягә алу башланган. Кулларына корал тота алган барлык ир-егетләр Ватаныбызны сакларга чакырылган. Фронтка әтиләр, абыйлар, хәтта  күп кенә кызлар да киткән.

 Сугыш дүрт ел дәвам иткән. Ул өч өлешкә, этапка бүленгән. Беренче этап  ел ярымга диярлек сузылган, бу саклану этабы булган. Фашистлар безгә һөҗүм иткән. Икенче этап – борылыш этабы. Кызыл Армиябез сугышта өстенлекне үз кулына ала алган һәм үзе һөҗүм итә башлаган. Һәм өченче этап – йомгаклау этабы. Кызыл Армиябез дошманны тар-мар итә һәм шәһәр-авылларны фашистлардан азат итә башлаган. Ниһаять, 1945 елның 8 маенда гаскәрләребез Германиянең төп шәһәре – Берлинны алган.

 Сугыш илебезнең җиңүе белән тәмамланган. 9 май бәйрәм, Җиңү көне дип игълан ителгән”. Әңгәмәдән соң балалар шушы бәйрәмгә багышлап рәсемнәр  ясадылар һәм күргәзмә оештырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International