ТРда һәм Алексеевск районында юл эшләре турында оператив мәгълүмат

2018 елның 12 мае, шимбә

 Юл  предприятиеләрен төбәк юнәлешләрендәге автоюлларда чокыр-чакырларны ямау эшләрен үтәү өчен кирәк кадәр күләмдә асфальт-бетон чималы белән тәэмин итү, шулай ук төрле федераль һәм  республика программаларын, шул исәптән  2018 елда юл эшләре программасын гамәлгә ашыру өчен республиканың 23 муниципаль районында 29 асфальт-бетон заводы эшли. Алар арасында Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч, Чистай, Чирмешән һәм кайбер башка районнар бар.

 Моннан тыш, 10 майга ТР автомобиль юлларының юл буйларын санитар чистартуда 163 берәмлек юл техникасы эшләде, бу эшкә 444 кеше җәлеп ителде һәм 3700  куб метрдан артык чүп-чар илтеп түгелде.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International