Якындагы тәүлекләрдә Татарстан территориясендә һава шартларының начараюы көтелә

2018 елның 11 мае, җомга

(Казан, «Татар-информ»). ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча республикада якындагы тәүлекләрдә көчле җил көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.
Бүген, 11 майда, кичке 6 га кадәр Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән төньяк-көнчыгыштан секундына 17 километрга кадәр көчле җил саклана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре, агачлар, щитлар, витриналар һәм өй кәрнизләре янында басып тормаска киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International