Алексеевск үзәк район хастаханәсе администрациясе район кешеләренә капиталь ремонт булу сәбәпле, 4 майдан 28 майга кадәр стоматология поликлиникасының ябык булачагын хәбәр итә.

2018 елның 11 мае, җомга

Бик кичектергесез булса, стоматологик ярдәмне балалар поликлиникасындагы стоматология кабинетында күрсәтәчәкләр.
Ә Биләр һәм Биләр зонасы кешеләре өчен ашыгыч ярдәм күрсәтү кабинетында тәүлек әйләнәсе кәрәзле телефон эшли (8-939-311-51-03), ул кизү торучы фельдшерда, бу номерны үзегезгә язып куярга киңәш итәбез.
Әле тагын 43-5-03 телефоны да бар, әгәр бишенче гудоктан соң алучы булмаса, ул үзеннән-үзе Алексеевск үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә тапшырыла. Ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры аны Биләр табиблык амбулаториясенең дежур фельдшерына тапшыра, һәм ул тиешле карар кабул итәчәк.
Әле тагын айның беренче һәм өченче чәршәмбесендә Биләр зонасы балаларын Биләр  табиблык амбулаториясендә Алексеевск үзәк район хастаханәсе педиатрлары килеп                                      караячак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International