Алексеевск район Советы депутаты һәйкәл төзүдә ярдәм итте

2018 елның 11 мае, җомга

2017 елның ноябрендә Ямкино авылы кешеләре ТР Алексеевск муниципаль районының Войкино авыл җирлегеннән район Советы депутаты Р.Р.Кәбировка иске һәйкәлне яңасына алмаштыру буенча ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде.
 Хыяллары тормышка ашты. 9 майга Ямкино авылында яңа һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең ачылуына һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митингка бөтен авыл халкы, укучылар җыелды, элеккеге авыл кешеләре кайтты.
 Хөрмәтле Рәмис Рәис улы! Войкино авыл җирлеге администрациясе, Ямкино авылы кешеләре Сезгә бүләгегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтә. Ямкинолылар, бөтен халык кебек үк, Бөек Ватан сугышы фронтларында каһарманнарча сугыштылар. Сезгә хезмәтегездә тагын да зуррак уңышлар, предприятиегезнең чәчәк атуын телибез! – диде Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International