Алексеевск районында 9 майны бәйрәм итү көне анонсы

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Бөек Җиңүне бәйрәм итү “Үлемсез полк” йөреше белән билгеләп үтеләчәк.
Йөрештә катнашучыларның гомуми җыелу урыны – иртәнге сигезенче яртыда «Кама» кинотеатры янында. Тынлы оркестр озатуында йөреш Ленин, Совет урамнары аша узачак, ә аннары бәйрәм парадына кушылачак. Йөрештә һәм спорт эстафетасында катнашучыларның хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен иртәнге 7 дән төш вакытына кадәр бөтен маршрут буена Гагарин урамыннан алып Казаков урамына кадәр автотранспорт хәрәкәте Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан туктатылып торыла. Укучылар һәм Алексеевск аграр колледж студентлары үзләренең саф йөрешенә әзерлекләрен күрсәтәчәкләр. Иртәнге 9 да бәйрәм митингы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр куюдан башланачак. Сәгать 10 да традицион спорт эстафетасы һәм марафон. Шул ук вакытта район мәдәният йортында бәйрәм концерты булачак. Сәгать 12 тулырга егерме минутта мәчеттә һәм чиркәүдә сугышта һәлак булганнар рухына дога кылыначак. Кичкә таба, сәгать 6 да, балалар рәсем ясау осталыкларын күрсәтә алачак. Алар асфальтка рәсем ясаячаклар. Һәм әлбәттә, алексеевскилылар һәм район кунаклары үзәк стадионга җыела алачаклар, анда халык күңел ачулары булачак. Спиртлы эчемлекләрне сату чикләнгән. Кич белән дә бәйрәм кунакларының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Казаков урамында кичке 6 нчы яртыдан 11 нче яртыга кадәр хәрәкәт туктатылып торыла. Хәрәкәтне “Асылбикә” сәүдә комплексыннан Суворов урамы тыкрыгына кадәр туктатачаклар. Чиркәү мәйданына керү дә тыела. Автомобильчеләрне маршрутларын алданрак уйларга яисә транспорттан бөтенләй дә баш тартырга чакырабыз.
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү бәйрәм салюты белән кичке 10 да төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International